«Евгений Чарушинның серле дөньясы»: әдәби сәяхәт (6+)

20 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә, «Балачактан таныш язучы» акциясе кысаларында, «Евгений Чарушинның серле дөньясы» дигән әдәби сәяхәт үтте. Ул язучының иҗатына багышланды.
Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Е. Чарушинның күренекле балалар язучысы гына түгел, талантлы рәссам да булуы, табигать дөньясын яратуы турында белде. «Евгений Чарушинның җәнлекләре һәм кошлары» презентациясен караганнан соң, укучылар рәссамның төрле ысуллар белән кошларны һәм хайваннарны сурәтләп бирә алуы һәм аларда һәрчак юмор хисе, яхшылык һәм наз кушылган булуын билгеләп үтте. 
Балалар «Друзья», «Медвежата», «Страшный рассказ», «Про Томку» хикәяләре турында үз фикерләре белән уртаклашты. «Бу нинди җәнлек» уены барышында тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, характерларына карап хайваннарны танырга тырыштылар, бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр. 
Чара кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч узды. 

Поделиться: